Киев Русе
Көнчыгыш Аурупада урнашкан урта гасырлар дәүләте / From Wikipedia, the free encyclopedia
Киев Русе яки Борынгы рус дәүләте (tat. lat. Kiev Ruse(үле сылтама)) (882–1240) — Көнчыгыш Аурупада урнашкан урта гасырлар дәүләте. 9-нчы гасырда көнчыгыш славян кабиләләре берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Киев Русе рѹсьскаѧ землѧ | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Ладога яки Новгород (862—882), Киев (882—1240) | |||
Тел(ләр) | борынгы көнчыгыш славян теле (сөйләм, эшлекле, дәүләт идарәсе һәм хокук теле) чиркәү славян теленең борынгы рус версиясе (китап культурасы теле)[1][2] | |||
Дин | мәҗүсилек, аннары православлык | |||
Акча берәмлеге | куна, гривна, ногата | |||
Чәчәк ату дәверендә Борынгы рус дәүләте Таман ярымутравыннан көньякка, Днестр, Висла елгаларына кадәр көнбатышка, Төньяк Двина елгасына кадәр төньякка кадәр җәелгән булган.
1132-1134 елдан соң Киев Русе күп кенәзлекләргә таркалган. 1132 елда Полоцк, 1134 елда Новгород шәһәре Киев кенәзенең хакимиятен танырга туктаганнар, «разодралась вся земля Русская» (Новгород кулъязмасы). Аерым рус кенәзлекләре үз кенәзе белән идарә ителгән, кайчакта рус кенәзлекләре арасында үзара сугышлар булганнар.
1237-1240 елларда татар-маңгул гаскәрләре борынгы рус кенәзлекләрен буйсындырганнар.