Космополитизм
From Wikipedia, the free encyclopedia
Космополитизм (бор. грек. κοσμοπολίτης ягъни kosmopolites — космополит, дөнья кешесе) — дөньякүләм кешелекнең (ru) мәнфәгатьләрен аерым милләт яки дәүләтнекеннән өстенрәк куючы һәм һәрбер кешене Җир чикләре эчендә суверен шәхес (ru) дип күрүче бөтендөнья ватандашлыгы идеологиясе.
Космополитизм | |
Моның каршысы | төбәкчелек[d], милләтчелек, ватанпәрвәрлек һәм тар караш[d] |
---|
Космополитизмның төрле формадагы фикерләрен уртаклашкан кешене космополит дип атыйлар.
Космополит җәмгыять уртак әхлак, уртак икътисади мөнәсәбәтләр, яки берничә милләтне берләштерүче сәяси структурага нигезләнә ала. Үрнәк буларак Кваме Аппиа (ru) төрле үзенчәлекле шартлары булган урыннардан (физик, икътисади, һ.б.) килгән индивидлар дини, сәяси һ.б. ышанулары аерылуына карамастан бер-берсенә карата хөрмәткә нигезләнгән мөнәсәбәтләргә керә алуларына ишарәли.[1]
Дж. Р Сол (ru) фикеренчә космополитизм (грекчадан Дөнья, Галәм ватандашы) — дөньяның бердәмлеген, универсальлек төшенчәсен үз итә алуга юнәлгән караш һәм мәдәни кыйммәтләр системасы[2].
Төрле торак пунктлар һәм башка иҗтимагый урыннар, электән үк һәм хәзерге вакытта да "космополит" дип билгеләнә; бу аларда яшәүчеләрнең бөтенесе яки хәттә күпчелеге дә аңлы килеш бу фәлсәфәне үз итүен түгел, төрле этник, мәдәни һәм/яки дини чыгышлы кешеләрнең бер-берсе белән якын яшәү һәм төрле мөнәсәбәтләргә көрүләрен белдерә.