Кояш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кояш (астрономик символы: ) — Җир шарына иң якын йолдыз. Кояш — Кояш системасының бердәнбер йолдызы. Аның тирәсендә бу системаның башка объектлары әйләнәләр: планеталар һәм аларның иярченнәре, кәрлә планеталар һәм аларның иярченнәре, астероидлар, метеороидлар, кометалар һәм галәми тузан. Кояш Кояш системасы массасының 99,866 % эченә ала. Кояш нурланышы Җирдә тереклекне куәтләнә, климатка тәэмин итә. Кояш су тудыргычтан (~73 % массалата һәм ~92 % күләмле), гелийдән (~25 % массалата һәм ~7 % күләмле) һәм башка кече концентрацияле элементлардан: тимердан, никельдән, әче тудыргычтан, азоттан, кремнийдән, күкерттән, магнийдан, күмер тудыргычтан, неоннан, кальцийдан һәм хромнан гыйбарәт. Су тудыргычның 1 млн. атомга гелийнең 98 000 атом, әче тудыргычның — 851, күмер тудыргычның — 398, неонның — 123, азотның — 100 азота, тимерның — 47, магнийның — 38, кремнийның — 35, күкертнең — 16, аргонның — 4, алюминийнең — 3, никельнең, натрийның һәм кальцийның икешәр атом туры килә. Спектр классификациясе буенча Кояш G2V төренә («сары кәрлә») исәпләнә. Кояш өслегенең температурасы 6000 K җитә, шуңа күрә Кояш ак яктылык тарата.
Кояш | |
Масса | 1 988 550 ± 25 ronnagram |
---|---|
Имеет границей | кояш таҗы[d] һәм фотосфера[d] |
Бала җисем | Too many Викимәгълүмат entities accessed. |
Ана җисем | Галактический центр[d] |
Җирдән ераклык | 1 а.б. |
Поляр йомылуы | 9,0E−6 |
Спектраль сыйныф | G2V |
Күренмә йолдызча зурлык | −26,832 |
Светимость | 3,828E+17 гигаватт |
Абсолют йолдыз зурлыгы | 4,83 ± 0,005[1] |
Металличность | 0,0122 ± 0,0001[2] |
Тыгызлык | 1,408 кубик смга ... грамм |
Температура | 15 700 000 K |
Мәйдан | 6 090 000 000 000 км² |
Күләм | 1,41E+18 кубический километр |
Радиюс | 1 солнечный радиус[3] |
Периметр | 4 379 000 ± 0 km |
Сурәтләнә | Мәдәнияттә кояш[d] |
Билгесе | Кояш символы[d] |
Угловой диаметр | 32,15 ′ |
Өслек гравитациясе | 274 метр в секунду в квадрате |
Оценка возраста объекта | 4,57 гигагод[4][5] |
Кояш Викиҗыентыкта |
Безнең Киек Каз Юлы галактикасында 100 млрд. артык йолдыз бар, аларның 85 % безнең Кояштан аз яктырак (күбесенчә кызыл кәрләләр). Баш эзлеклелек йолдызы булып Кояш энергияне термик төш синтезы аркасында чыгара. Кояш очрагында энергиянең иң зур өлеше гелий су тудыргычтан синтезында чыгарыла.
Кояш Җирдән 149,6 млн. км ераклыгында тора. Аның күренмә почмакча диаметр Айныкы шикелле ярты градустан бераз артыграк (31–32 минут) тәшкил итә. Кояш Киек Каз Юлы үзәгеннән 26 000 яктылык елы ераклыкта урнаша һәм аның тирәсендә 200 млн. ел эчендә әйләнеп чыга. Кояшның орбиталь тизлеге 217 км/с тәшкил итә. Хәзерге вакытта Кояш безнең Галактикасының Орион җиңенең эчке кырыенда Персей җиңе һәм Кавәс җиңе арасындагы «Урынчыл йолдызара болытта» була. Кояшның абсолют йолдызча зурлыгы +4,83m тәшкил итә.