Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы (рус. Министерство экономического развития Российской Федерации, Минэкономразвития) — юнәлешләр рәтендә Россия хөкүмәтенең икътисади сәясәтне хәзерләүче һәм тормышка ашыручы федераль министрлык.
Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы | |
Нигезләнү датасы | 12 май 2008 |
---|---|
Оешма җиткәчесе вазыйфасы | Министр экономического развития[d] |
Дәүләт | Россия |
Идарә итүче орган | Русия Федерациясе Хөкүмәте |
Юрисдикциягә карый | Россия |
Ана ширкәт | Русия Федерациясе Хөкүмәте |
Бәйле оешмалар | Бөтенрусия тышкы сәүдә академиясе[d][1] |
Штаб-фатирының урнашуы |
Пресненский район[d], Үзәк административ округ, Мәскәү, Россия Мәскәү, Россия |
Хезмәткәрләр саны | 1708 |
Алыштырган | Министерство экономического развития и торговли Российской Федерации[d] һәм Министерство экономики Российской Федерации[d] |
Рәсми веб-сайт | economy.gov.ru |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 81 795 |
Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы Викиҗыентыкта |
Мәгълүмат | |
---|---|
Барлыкка килгән | 12 май 2008 |
Алдан килүчеоешма |
|
Буйсына | Россия хөкүмәте |
Урнашу урыны | Мәскәү, 1-нче Тверь-Ям ур., 1 й. |
Хезмәткәрләр | 1208 кеше (2012) |
Җаваплы зат |
|
Югарыдагы оешма | Россия хөкүмәте |
Астындагы оешма | |
Төп документлар |
|
Сайт | www.economy.gov.ru/ |
Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы турында 2008 елның 5 июнендәге 437 номерлы карары белән расланган Нигезләмә нигезендә Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы дәүләт сәясәтен эшләү һәм аны алып баруга кертелгән эшчәнлек, шул исәптән кече һәм урта бизнес өлкәләрендә норматив-хокукый җайга салу функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органы булып тора[2].
Шул ук вакытта шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегенә тыкшынырга, физик һәм юридик затлар гамәлләренә, шулай ук башкарма хакимиятнең башка федераль органнары гамәлләренә һәм карарларына күзәтчелек һәм контроль функцияләрен башкармый (буйсынган оешмалар контроленнән тыш).
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатларында Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыра (Россия Хөкүмәтенең 2014 елның 15 апрелендәге 316 номерлы карары белән расланган)[3].