![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/c/c4/Pacific_Ocean_laea_relief_location_map.jpg/640px-Pacific_Ocean_laea_relief_location_map.jpg&w=640&q=50)
Самоа утраулары
From Wikipedia, the free encyclopedia
Самоа утраулары (ингл. Samoan Islands) — Тын океандагы вулканик утраулар төркеме. Иң эре утраулар — Савайи, Уполу, Тутуила. Көнбатыш өлеш Самоа дәүләтенә, көнчыгыш өлеш Америка Самоасына (АКШ биләмәсе) карый. Борынгыда Самоага полинезлар килеп урнашкан. Аурупалылардан иң беренче булып утрауда һолландияле Я. Роггевен булган (1722). 1768 елда француз диңгез сәхәтчесе А. Бугенвиль утрауларга барып җитеп, аларга Диңгезчеләр утраулары исемен биргән.
Кыска фактлар
Самоа утраулары ингл. Samoan Islands | |
14°16′00″ ю. к. 171°12'00" кб. о. (G) (T) | |
Акватория | Тын океан |
Утраулар саны | 14 |
Иң эре утрау | Савайи |
Гомуми мәйдан | 3030 км² |
Илләр | Самоа![]() Америка Самоасы ![]() |
Халык саны (2010 ел) | 250 000 кеше |
Халык тыгызлыгы | 82,508 кеше/км² |
![]() |
Ябу
Мәйдан — 3030 км². Халык саны — як. 250 мең кеше (2010).