Спас районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Спас районы — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Гомуми мәйданы 2028 км2, республиканың көньяк-көнбатышында урнашкан. Административ үзәге - Болгар шәһәре. 2020 елга район халкы саны 18 599 кеше тәшкил итә.[2][3]
Спас районы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 10 август 1930 |
---|---|
Рәсми исем | Куйбышевский район |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Болгар |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан һәм Татарстан АССР |
Халык саны | 19 283 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Мәйдан | 2028 км² |
Рәсми веб-сайт | spasskiy.tatarstan.ru |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Спас районы Викиҗыентыкта |
Спас районы аграр юнәлешкә ия, төбәктә җәнлекчелек һәм игенчелек хуҗалыгы үсеш алган. Авыл хуҗалыгы җирләре — 117,8 мең га, көтүлекләр - 16,3 мең га, авыл хуҗалыгына иң эре инвесторлар - «Авангард» азык әзерләү компаниясе, «Болгар» үсемлекчелек ВЗП һәм «Хузангай» аграр предприятиесе.[4].
Район территориясендә Болгар шәһәре һәм Болгар тарих-архитектура тыюлыгы урнашкан, ул 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.[5][6] 2017 елда район үзәгендә Болгар ислам академиясе ачыла.