Ставрополь
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ыстарапул[9], Ставрополь (рус. Ставрополь, 1935 елга кадәр — Ставрополь-Кавказский; 1935—1943 елларда — Ворошиловск) — Россиянең Ставрополь краендагы шәһәре, край үзәге.
Халык саны | 450 680 (2020) |
---|---|
Нигезләнгән | 1777 |
Хөкүмәт башлыгы | Ульянченко, Иван Иванович |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Кардәш шәһәрләр | Карс, Де-Мойн[1], Базарчык[d][2], Омск[3][4], Әстерхан, Чжэньцзян[d][5], Ереван[6], Владикавказ[3], Көньяк-Көнчыгыш административ округ[3], Махачкала[3], Кәфә[3], Әлиста[3], Чанчжоу[d][7], Безье[8] һәм Темуко |
География | |
Ил | Россия |
Мәйдан | 277 км² |
ДДӨБ | 620 метр |
Координатлар | 45°3'тн, 41°59'кнч |
Почта индексы | 355000–355099 |
Телефон коды | 8652 |
Хөкүмәт башлыгы | Ульянченко, Иван Иванович |
2010 ел җанисәбе буенча шәһәрдә 398 539 кеше яши[10].
Ставропол калкулыгында урнашкан. Тимер юл стансасы, автомобиль юллар төене.
Ставрополь 1777 елда Россия территорясенең көньяк тарафын киңәйтү өчен кальга буларак төзелгән. 1822 елдан Кавказ өлкәсе, 1847 елдан Ставрополь губернасының үзәге. Төньяк Кавказның эре сәнәгать вә мәдәният үзәкләреннән берсе. 1918 елда — Ставрополь Совет Җөмһүриятенең башкаласы. Машиналар төзү һәм металл эшкәртү (станок, әсбап, автомобиль кранннары, автотагылмалар, электр аппаратурасы һ.б. эшләп чыгарыла), химия (техника күмере, химия реактивлары һәм лүминофорлар заводлары), җиңел, өй җиһазлары сәнәгатьләре ширкәтләре бар. Төзелеш материаллары, полиграфия комбинатлары эшләп торалар. 5 югары уку йорты (политехника, авыл хуҗалыгы, табибият, педагогия институтлары), берничә ўрта махсус белем йорты, 2 театр (драма вә курчак театрлары), 3 музей хезмәт күрсәтә. Берничә фәнни-тикшеренү институт бар.