Татмелиорация
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Татмелиорация» траст ширкәте ААҖ (рус. ОАО Трастовая компания «Татмелиорация») — Татарстанда сугару системасын торгызу һәм үстерү буенча эш алып баручы агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмасы, ААҖ. «Татмелиорация» системасына 2 меңнән артык хезмәткәре булган 40тан артык төзелеш һәм эксплуатация предприятиесе керә. «Татмелиорация» траст ширкәте ААҖ проектлар эшләүдән башлап төзелгән объектларны (бирегә гидротехник корылмалар, су сибү-киптерү системалары, каты өслекле юллар, су белән тәэмин итү, су бүлү системалары, агросәнәгать комплексының башка объектлары керә) нәтиҗәле куллану һәм техник яктан хезмәт күрсәтү эшләрен башкара[1].
Кыска фактлар Сәнәгать тармагы, Нигезләнгән ...
Сәнәгать тармагы | төзелеш, мелиорация эксплуатация |
---|---|
Нигезләнгән | 1922 ел |
Штаб-фатир | 420073 ТР, Казан, Гвардия ур., 15. |
Төп затлар |
Рөстәм Сөнгатуллин, генераль директор |
Продукциясе |
сугару |
Хезмәткәрләр саны |
~2 000 |
Бала ширкәтләр | «Мелиорация» проектлау ширкәте ААҖ «Татмелиоводстрой» ААҖ |
Сайт | tatmeleo.ru (эшләми) |
Ябу