Финляндия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Финляндия, рәсми исеме Финляндия Җөмһүрияте (фин. Suomen tasavalta, швед. Republiken Finland) — Аурупаның төньягында урнашкан дәүләт. Фиʜляʜдиᴙнең башкаласы — Һелсинки шәһәре. Көнчыгышта Россия Федерациясе, төньяк-көнбатышта Швеция, төньякта Норвегия белән чиктәш. Балтыйк диңгезе тарафыннан юыла. Илнең мәйданы — 338 145 квадрат километр, ягъни Татарстан республикасына караганда 5 мәртәбә зуррак. Барлык мәйданның 7 проценты гына эшкәртелә, ә калганы урманнар, күлләр һәм сазлыклар. Ил тоташ урман белән капланган, аның төньяк өлешен генә тундра били.
Байрак
| |
Шигарь | I wish I was in Finland |
---|---|
Башкала | Һелсинки |
Халык саны | 5 608 218 (29 февраль 2024) |
Нигезләнгән | 6 декабрь 1917 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Рәсми тел | фин теле, швед теле |
География | |
Мәйдан | 338,478.34 км² |
Координатлар | 65°N 27°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Александр Стубб |
Башлык исеме | Финләндиянең баш министры |
Хөкүмәт башлыгы | Петтери Орпо |
Crefydd/Enwad | Евангелическо-лютеранская церковь Финляндии, Финляндская православная церковь |
Икътисад | |
ТЭП | 296 388 миллион US$ (2021), 280 826 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | евро |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 9% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.75 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.940 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 81.20 ел (2022)[4] |
Джини коэффициенты | 27.7 (2019)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[6] |
Телефон коды | +358 |
ISO 3166-1 коды | FI |
ХОК коды | FIN |
Интернет домены | .fi |
Табигать үз халәтендә сакланган, илдә 60 000 чамасы күл исәпләнә.
Фиʜляʜдиᴙ Аурупа Берлеге һәм Шенген килешүе, 2023 елның 4 апреленнән ― НАТО әгъзасы[7]. 2022 елның 5 июлендә НАТО илләренең барлык 30 илчесе дә керү турында протоколларга кул куйган, 2023 елның 31 мартына НАТОның барлык әгъза илләре парламентлары протоколларны ратификацияләгән.
Фиʜляʜдиᴙ — дөньяда беренче булып һәр ватандашының югары тизлекле интернетка кануни хокукын игълан иткән ил[8]. Дөньяның иң мул һәм яшәү өчен кулай илләрен билгеләүче Legatum институты үзенең яңа хисабында Фиʜлəʜдиᴙне яшәү өчен иң яхшы ил дип билгеләде[9]. «Newsweek» журналы шулай ук Фиʜлəʜдиᴙне «дөньяның иң яхшы илләре» исемлегендә беренче урынга куйган[10].