Шакти
From Wikipedia, the free encyclopedia
Шакти (Дэванагари: शक्ति, IAST: Śakti; .турыдан-туры мәгънәдә “куәт, мөмкинчелек, көч, сәләтлек, эшләп тырышу, энергия, эшли алу”[1]), ул Һинд динендә һәм Шактизмда иң элек Галәм энергиясе һәм бөтен Галәмне хәрәкәтләндерүче динамик көчләрне чагылдыра.[2].
Шакти ул Һинд динендә кайчак "Бөек Изге Ана" исемен йөрткән илаһи хатын-кыз барлыкка китерүче куәтнең концепциясе. Ана буларак ул "Ади Шакти" яки "Ади Парашакти" буларак мәгълүм. Җир проекциясендә Шакти иң актив рәвештә хатын-кыз һәм барлыкка китерү/тудыру буларак чагылдырыла, гәрчә ул ирләрдә потенциаль, манифестланмаган формада да булса да.[3] Һинд дине тарафдарлары ышанулары буенча Шакти барлыкка китерү һәм барлык үзгәрүләр өчен җаваплы. Шакти ул Галәм булуы һәм азат булу, аның иң әһәмиятле формасы серле психо-рухи көч - Кундалини Шакти.[4][5]
Шактизмда Шактига Иң Олы Җанга буларак табыналар. Шакти Шиваның актив хатын-кыз энергиясенең чагылышы булып тора һәм синонимик рәвештә Трипура Сундари яки Парвати белән тәңгәл итеп китерелә.