Шаманлык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Шаманлык (рус. Шаманизм) — (эвенкча шаман, саман — белүче кеше) — диннең элек формаларының берсе. Камлау вакытында шаманның рухлар белән аралашуы тибындагы күзаллауга нигезләнә. Шаманлык магия, анимизм, фетишизм һәм тотемизм белән бәйле. Аның элементлары төрле дини системаларда булырга мөмкин. Шаманлык Себер, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш һәм Урта Азия һәм Африка, Төньяк Америка индеецлары, Австралия Һәм Океания, шулай ук Көньяк Америка индеецлары халыкларында үсеш алган. Ул теге яки бу формада күпчелек Җир халыкларында, аеруча палеолит һәм неолит чорында булган. Бу җәһәттән шаманлык дистәләгән меңләгән еллар буе исәпләнгән борынгы дин дип санала. Ләкин мондый аңлау шартлы, чөнки хәзерге диннәр бердәм мифологик нигезне күз алдында тота. Шаманлыкта хәтта мифологик нигездә дә Евразия африка һәм америка шаманизмнары, гомумән, үзенең миф системаларына таяна. «Шаман» төшөнчәсе бик күп телләрдә кулланыла. Аның килеп чыгышының төп юрамасы — тунгус-маньчжур — «са» тамырынан (са-ми/һа-ми/ша-ми) — «белү» + - ман (суф. берәр нәрсәгә һәвәслек күрсәтергә тырышу). [1][2][3] Шулай ук һинд арий телләре һәм санскр. श्रमण «шраман» һәм пали शमण «саман» — тыңлаучы[4] килеп чыгуы ихтимал. Моннан тыш, һәр халыкның шаманнар өчен үз исемнәре бар, алар хәтта бер халыкның шаман функцияләренә һәм шаман төркемләнүенә карап аерыла ала.