Юрий Андропов
совет дәүләт һәм сәячи эшлекчесе, СБКФ ҮК генерал сәркатибе, ССРБ Югары Советы Президиумы рәисе / From Wikipedia, the free encyclopedia
Юрий Андропов (1914 елның 15 июнендә Россия империясе Ставрополь гөбөрнәсе — 1984 елның 9 феврале, Мәскәү) — сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе.[1] — 1982—1984 елларда ССРБ җитәкчесе, СБКФ ҮК Генераль секретаре.
Юрий Андропов | |
---|---|
Туган телдә исем | Юрий Владимирович Андропов |
Туган | 2 июнь 1914(1914-06-02) Нагутск станциясе, Ставрополь губерниясе, Россия империясе |
Үлгән | 9 февраль 1984(1984-02-09) (69 яшь) Мәскәү, РСФСР |
Үлем сәбәбе | бөер эшчәнлегенең җитешсезлеге |
Күмү урыны | Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d] |
Яшәгән урын | Кутузов проспекты[d] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Россия империясе РСФСР[d] СССР |
Әлма-матер | Рыбинск елга укуханәсе[d], СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d] һәм Петрозаводск дәүләт университеты[d] |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | 1) Нина Ивановна Енгалычева 2) Татьяна Филипповна Лебедева |
Балалар | беренче никахтан улы: Владимир кызы: Евгения икенче никахтан улы: Игорь кызы: Ирина |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | |
Хәрби дәрәҗә | әрме янаралы[d] |
СБКФ ҮКның идеология буенча секретаре (1982). ССРБ Югары Советы 3нче һәм 6-10нчы чакырылыш депутаты[2] ССРБ дәүләт иминлеге Комитеты Рәисе (1967—1982). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1974).
1954—1957 елларда Андропов Венгриядә ССРБ һәм Россия илчесе булып эшли, 1956 елгы Венгр күтәрелешен бастыруда катнаша.
1967 елның 10 маенда ССРБ дәүләт иминлеге Комитеты рәисе итеп тәгаенләнә. Андропов чорында совет дәүләт иминлек органнары антисовет эшмәкәрлегенә һәм башкаса фикер йөртүче диссидентларга каршы сталинча катъгый алымнарны кулланмаган.
Л. И. Брежневның сәламәтлеге начарайган саен, Юрий Андропов чит ил эшләре министры Андрей Громыко һәм оборона министры Дмитрий Устинов белән ССРБ сәячәтен билгели башлыйлар.
1982 елның 10 ноябрендә Л. И. Брежневның вафатыннан соң, 1982 елның 12 ноябреннән Юрий Андропов аны КПСС ҮК Генераль секретаре вазыйфасында алмаштыра, Советлар Союзының рәсми лидеры була. Аз гына эшләү (15 ай) вакытында Андропов партия-дәүләт аппаратының коррупциясен бетерүгә, социалистик системаның икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән берничә чара күрде. Коммунистик партиянең кайбер җитәкчеләренә карата җинаять эшләре кузгатылды, тикшерү башланды. «Эш вакыты — эштә!» девизе белән эш калдыруларга каршы көрәш башланды.
1984 елның 9 февралендә Андропов бөер авыруыннан вафат була.