Яңа Чишмә районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Яңа Чишмә районы (рус. Новошешминский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Район Республиканың үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәге — Яңа Чишмә авылы, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 197 км ераклыкта урнашкан.[3].
Яңа Чишмә районы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 10 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Яңа Чишмә[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан һәм Татарстан АССР |
Халык саны | 13 210 (1 гыйнвар 2018)[2] |
Мәйдан | 1315,3 км² |
Рәсми веб-сайт | novosheshminsk.tatarstan.ru |
Яңа Чишмә районы Викиҗыентыкта |
һәм
Хәзерге Яңа Чишмә урынында беренче җирлекләр XVII гасыр башында барлыкка килә. 1652-1656 елларда Чишмә елгасы буенча өскә таба Яңа Чишмә ныгытмасы төзелә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязенең шул исемдәге волосте үзәге була. 1920 елдан 1930 елга кадәр Татарстан АССРның Чистай кантонына керә. Яңа Чишмә районы беренче тапкыр 1930 елның 10 августында оеша, 1963 елда таркала, аның территориясе 1983 елның 26 апрелендә яңадан торгызыла[3].[4].