Һиггс кыры
From Wikipedia, the free encyclopedia
Һиггс кыры - вакуум симметриясен бозылуга күрә электрозәгыйфь тәэсир итешү симметриясен спонтан бозылуга китерүче скаляр кыр. Теориясен эшкәрткән Британия физигы Питер Һиггс хөрмәтенә аталган.
Һиггс кырының кванты - Һиггс бозоны булып тора. Һиггс кыры - зәгыйфь һәм электромагнит тәэсир итешүләрен берләштергән Стандарт модельнең нигезләрендә тора.
Һиггс кыры булганга күрә зәгыйфь тәэсир итешүне ташучы кисәкчекләрнең (W һәм Z бозоннары) инерт массасы бар, ә көчле һәм электромагнит тәэсир итешүләрен ташучы кисәкчекләрнең (глюон һәм фотон) инерт массасы юк.
Һиггс кырының вакуумда уртача микъдары 240 ГэВ.
Һиггс кыры булмаган очракта берүк буындагы кварклар (мәсәлән u һәм d кварклар) тиң булыр иде.
2012 елда Зур адрон коллайдерында Һиггс кырының кванты - Һиггс бозоны ачылган, аның массасы 125 ГэВ тәшкил итә, заманча физикада ул иң авыр табылган бозон.
Әлегә Һиггс кыры бердәнбер ачылган скаляр кыр. Электромагнит, зәгыйфь, көчле, гравитацион кырлары - вектор кырлар булып тора.
Һиггс кыры булганга күрә зәгыйфь тәэсир итешүдә катнашучы кисәкчекләр (протон, нейтрон, электрон һ.б.) инерт массага ия.