Казан
Татарстан Республикасының башкаласы, Русиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында / From Wikipedia, the free encyclopedia
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Казан (тат.лат. Qazan, тат.гар. قزان, рус. Казань) — Татарстан Җөмһүриятенең башкаласы, Россиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Казан (мәгънәләр) битенә күчегез.
Кыска фактлар Халык саны, Нигезләнгән ...
Халык саны | 1 259 173 (2022) |
---|---|
Нигезләнгән | 1005 |
Хөкүмәт башлыгы | Илсур Метшин |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Кардәш шәһәрләр | Юрмала, Анталия, Җиддә[d], Истанбул, Брауншвейг[1], Браян, Коллеҗ-Стейшен, Хәйдәрабад, Урбино, Астана, Әстерхан, Красноярск, Чиләбе[2] һәм Верона[3] |
География | |
АТБ | Татарстан |
Ил | Россия |
Мәйдан | 425.3 км² |
ДДӨБ | 60 метр |
Сулык | Идел, Казансу |
Координатлар | 55°47'27"тн, 49°6'52"кнч |
Почта индексы | 420000–420999 |
Телефон коды | 843 |
Gwleidyddiaeth | |
Канун чыгару органы | Казан шәһәр Думасы |
Хөкүмәт башлыгы | Илсур Метшин |
Crefydd/Enwad | Сөнничелек, Рус православ чиркәве |
Ябу
Шәһәрнең теркәлгән «Россиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Россия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте, 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада узды. 2015 елда — су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелде, ә 2018 елда шәһәр (Россиянең башка шәһәрләр белән) ФИФА Дөнья футбол чемпионатын кабул итә.
Казан ханлыгының, Казан өязенең, Казан губернасының һәм Татарстан АССРның тарихи башкаласы (үзәге).