Сочи
From Wikipedia, the free encyclopedia
Сочи (Сучи[2], рус. Сочи, абх. Шәача) — Россиянең курорт-шәһәре, Краснодар краенда, Кавказның Кара диңгез яр буенда, Мәскәүдән 1700 километр ераклыкта урнашкан.
Халык саны | 411 524 (2017) |
---|---|
Нигезләнгән | 1838 |
Хөкүмәт башлыгы | Анатолий Николаевич Пахомов |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Кардәш шәһәрләр | Чачак, Ментона, Римини, Киреч, Трабзун, Вейхай[d], Сайда[d], Лас-Пиньяс, Лоң Бич, Соргыт[1] һәм Нагато |
География | |
Ил | Россия |
Мәйдан | 176.77 км² |
ДДӨБ | 65 метр |
Координатлар | 43°35'7"тн, 39°43'13"кнч |
Почта индексы | 354000–354999 |
Телефон коды | 862 |
Башлык исеме | Мэр |
Хөкүмәт башлыгы | Анатолий Николаевич Пахомов |
Красная Поляна шәһәр тибындагы бистәсе һәм Төп Кавказ таулары сыртының көньягында урнашкан авыллар белән Сочи курорт шәһәре муниципаль берәмлекне тәшкил итә. Сочи Россиянең иң эре курорт шәһәре булып санала.[3] Россиянең Кара диңгез яр буеның мөһим транспорт төене, икътисади һәм мәдәни үзәге.
2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 343 334 кеше яши.[4] Халык саны буенча Кара диңгез ярында урнашкан шәһәрләр арасында Сочи, Әдис һәм Самсуннан калышып, өченче урынны биләп тора.
Сочи, шулай ук, Россия һәм Аурупаның иң озын шәһәре булып тора.[5][6][7][8].
2014 елда шәһәрдә XXII Кышкы Олимпия уеннары уздырылганнар.[9]