Болгар (Спас районы)
Русиядә шәһәр / From Wikipedia, the free encyclopedia
Болгар (лат. тат. Bolğar, тат. بلغار, рус. Болгар) — Татарстанның көньяк-көнбатышында, Иделнең сул як ярында (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан, район буйсынуындагы шәһәр. Спас районы үзәге (1930). 1991 елга чаклы Куйбышев. Беренче тапкыр Ибн Фадлан кулъязмасында 10 гасырда телгә алынган. X-XII гасырларда Идел Болгары дәүләтенең башкаласы (соңрак Биләр), Идел-Урал буйларында Исламны кабул итү беренче урыны, XIII гасырда Алтын Урданың беренче башкаласы, Алтын Урданы нигез салу урыны.
Болгар | |
рус. Болгар | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | I тысячелетие |
---|---|
Рәсми исем | Болгар һәм Спасск |
... хөрмәтенә аталган | Bolğarlar |
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Спас районы, Городское поселение город Болгар[d][1], Идел буе Болгары, Спас кантуны һәм Спас өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Спас районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 8476 (1 гыйнвар 2018)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 80 метр |
Мәйдан | 116 км² |
Почта индексы | 422840 |
Рәсми веб-сайт | spasskiy.tatarstan.ru/mo-gorod-bolgar.htm |
Беренче язма телгә алу | X гасыр |
Җирле телефон коды | 84347 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Болгар Викиҗыентыкта |
Болгар шәһәрлеге читендә, борынгы һәйкәлләре янында "Болгар" аэродромы урнаша.
Чардаклы тимер юлы станциясеннән төньякка таба 71 км ераклыкта (Сембер — Уфа юнәлеше). Казанга кадәр — 140 км. Мәйдан — 8 км². Халык саны — 8,5 мең кеше (2015). Руслар — 83,4 %, татарлар — 12,9 %, чуашлар — 2,1 % (1989). Азык-төлек ширкәтләре, тегү фабрикасы бар.