Глобальләшү
From Wikipedia, the free encyclopedia
Глобальләшү (лат. globus — шар сүзеннән алынган) —
Җир шары күләмендәге; аерым илләрнең чынбарлыгына халыкара әһәмияткә ия булган факторларның йогынтысы (мәсәлән, икътисади, сәяси, мәдәни бәйләнешләрнең) үсә бару процессы. Дәүләтләрнең үзара бәйләнеше милли икътисадларның бер-беренә үтеп керүен, ә кайбер очракта аларның интернациональ структураларга әверелүен китереп чыгара. Яңа бигрәк тә информацион технологияләр киңрәк таралыш таба бара.[1] |
Кыска фактлар ... хөрмәтенә аталган, Кайда өйрәнелә ...
Глобальләшү | |
... хөрмәтенә аталган | Глобус |
---|---|
Кайда өйрәнелә | глобализация өйрәнүләре[d] һәм international studies[d] |
Моның каршысы | деглобализация[d] һәм triadization[d] |
Глобальләшү Викиҗыентыкта |
Ябу
Фәнни-технологик прогресс аркасында барлыкка килгән глобальләшү чорында Җир йөзендәге төрле кешеләр төркемнәре арасында барлыкка килгән кәшефләр һәм башка төр мәдәни белемнең алдынгы үрнәкләре мәгълүмат технологияләре ярдәмендә тиз арада тарала. XX гасырның икенче яртысында социология фәненә глобаль авыл төшенчәсе барлыкка килә,[2][3] Интернет, социаль челтәрләр һәм башка мәгълүмат технологияләре барлыкка киләчәге, нәтиҗәдә географик урнашуы һәм аралашу өчен кулланылган тел белән чикләнмәгән җәмгыятьләрнең барлыкка киләчәге фаразлана.[4][5] Бүгенге көндә мәдәни күптөрлелек юкка чыгачагы, урынына глобаль космополит моно-мәдәният барлыкка киләчәге турында фикерләр киң таралган.[6][7]