Хануман
From Wikipedia, the free encyclopedia
Хануман; (IAST: Санскрит телендә: हनुमान्)[1] ул Ходай Раманың дәртле тугърысы[2] һәм Һиндстан субкыйтгасында һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә «Рамаяна» эпосының төрле юрамаларында үзәк персонажларның берсе.[3] Чирандживиларның берсе буларак, ул шулай ук төрле башка текстларда, мәсьәлән, "Махабхарата"да очрый.[2] Шулай ук төрле Пураналарда һәм кайбер Джайн,[4] Будда,[5] һәм Сикх текстларында.[6] Кайбер соңрак текстларда ул шулай ук Шива инкарнациясе буларак күрсәтелгән.[2] Хануман Анджананың һәм Кесариның улы һәм шулай ук җил Ходае Вайюның улы, ул төрле риваятьләр буенча аның тууында роль уйнаган. Аның Һинд динендә телогик килеп чыгылышлары төгәл ачыкланмаган. Альтернатив юрамаларда ул борынгы тамырлы итеп күрсәтелә, бу Арий-булмаган Ходай, ул халык Якшаларны саклаучы Ходайлардан килеп чыккан дип әйтелә.[7][8]:39–40
Хануман борынгы Һинд дине эпосы "Рамаяна"ның төп персонажы булып, шулай да аңа борынгы һәм урта гасырланың күпчлек вакытларында табыну шәһадәтнамәләре юк. Хануман өйрәнүләре өчен мәшһүр Америка Һинд дине белгече Филип Лутгендорф буенча, Хануманга табыну 2-енче меңьеллыкта Һинд суб-кыйтгасында Ислам хөкеме вакытында башланган.[9] Бхакти хәрәкәте изгеләре, мәсьәлән, Самаратх Рамдас Хануманны милләтчелек символы итеп күрсәткәннәр.[10] Хәзерге эрада, аның иконографиясе һәм гыйбадәтханәләр бик киң таралган.[11] Ул "көч, каһарман инициативасы һәм камиллек"нең идеаль комбинациясе итеп күрсәтелә, шулай ук «аның шәхси Ходае Рамага мәхәббәт һәм эмоциональ тугърылык», һәм Шакти һәм Бхактиның символы итеп күрсәтелә.[12] Соңрак әдәбиятта, ул көрәш, акробатика, кебек сугыш сәнгатьләре һәм шулай ук медитация һәм тугъры лыкның Ходае итеп күрсәтелә.[2] Ул кешенең камиллекләренең: эчке үз-контроль, тугърылыкның символы булып тора.[7][11][13]
Һинд динендә популяр Ходай булудан тыш, Хануман шулай ук Җәйничелектә һәм Буддачылыкта бар.[4][14] Ул шулай ук Һиндстан суб-кыйтгасыннан тыш, мәсьәлән, Мьянмада, Таиландта, Камбоджада, Малайзияда һәм Индонезиядә риваятьләрдә легендар шәхес булып тора. Ул Һиндстанда төрле юрамалар буенча өйләнә. Галимнәр фикере буенча Хануман "Сюоджи"да (Көнбатышка сәяхәт) төп каһарман герой булып — бу монах Суанзанг (безнең эраның 602—664 елларда) язган бөек Кытай әсәре.[4][15]