Икенче бөтендөнья сугышы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Икенче дөнья сугышы (1939 елның 1 сентябре — 1945 елның 2 сентябре) — ике хәрби-сәяси коалиция арасындагы сугыш. Кешелек тарихындагы иң зур сугыш. Хәрби хәрәкәтләр барлык континентларда һәм дүрт океанда алып барыла. Анда ул вакытка булган 73 дәүләтнең 62-се (Җир шары халкының 80%-ы) катнашкан.
Икенче бөтендөнья сугышы | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын |
Европа, Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия, Төньяк, төньяк-көнчыгыш һәм Көнбатыш Африка, Якын Көнчыгыш, Атлантик, Һинд, Тын һәм Төньяк Боз океаннары, Урта диңгез | ||
Сәбәп |
төп сәбәпләр: дәүләтләрнең сәясәтләре, Версаль-Вашингтон системасының нәтиҗәләре, бөтендөнья икътисади инкыйразы | ||
Нәтиҗә |
Гитлерга каршы коалициянең җиңүе, Берләшкән Милләтләр Оешмасының барлыкка килүе, фашизм һәм национал-социализм идеологияләренең тыелуы, СССР һәм АКШның сәяси яктан ике котыплы дөньяның баш дәүләтләренә әверелүе һәм алар арасында Салкын сугышның башлануы, Бөекбритания һәм Франциянең дөнья сәясәтендәге роленең кимүе, колониаль империяләр колонияләренең бәйсезлеккә ирешүе. | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Сугышта барлыгы якынча 70 млн кеше һәлак була.
Сугыш хәрәкәтләре Европа, Азия Һәм Африка территорияләрендә һәм барлык океаннар суларында алып барыла. Бу — атом-төш коралы кулланылган бердәнбер конфликт.